Калмаш мәктәбендә укучылар һәм хезмәткәрләр өчен күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән дознавателе Илнар Мифтахов җитәкчелегендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Эвакуация 2 минут 58 секундта төгәлләнде. Күзәтчелек эшчәнлеге белгече персоналның һәм укучыларның әлеге ситуациядә үз-үзен тотышларын бик яхшы дип бәяләде, дип хәбәр итә мәктәп директоры Айрат Габдуллин.