#музейГиндукуш
Тукай районы тарихын өйрәнүгә юнәлдерелгән "Туган як маршрутлары" конкурсына йомгак ясалды. Конкурс комиссиясенә Тукай районы мәктәпләреннән төрле юнәлешләрдә 50дән артык эш керде. Шимбә көнне җиңүчеләр Әфган сугышы ветераннары кулыннан "Без Әфганнан куптән киткән идек,без сугыштан әле кайтмаган.. " дигән патриотик җыр фестивалендә диплом һәм истәлекле бүләкләр алдылар . Барлык катнашучыларга да рәхмәт! Аларга иҗади уңышлар телибез,дип яза Резида Гарипова