2021 елның 4 июнендә, Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Яшел патруль» балалар һәвәскәрләр берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә, «Татарстан» бистәсе үзәгендә « Урманны янгыннан саклагыз»дигән экологик акция үткәрделәр.
Акция барышында алар узучыларга урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм җирлек халкына буклетлар, листовкалар һәм урман янгыннарын кисәтү буенча белешмәлекләр тараттылар. «Яшел патруль» балалар һәвәскәрләр берләшмәсендә катнашучылар балаларның да, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итә алдылар