5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне. Шул унайдан,2021 елның 5 июнендә Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, " Яшел патруль"балалар һәвәскәрләр берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә, " Чисталык дөньяны коткарыр "дигән экологик акция үткәрделәр.
Акция барышында « Яшел патруль» балалар һәвәскәрләр берләшмәсендә катнашучылар мәдәният йорты территориясендә һәм аның янәшәсендәге территорияләрне чүп-чардан (банк, ботак, кәгазь, полиэтилен пакетлар һ.б.) чистарттылар, шуның белән өлкәннәр игътибарын җәлеп иттеләр. Акцияне оештыручылар алдан әзерләнгән -әйләнә-тирәлекнең чисталыгын саклау, табигатькә сак караш, әйләнә-тирәлекнең пычрануы нәтиҗәләре турында.листовкалар тараттылар
Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева