Игеннәр торышы әлегә начар түгел

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Дүшәмбе көнне район башлыгы Фаил Камаев һәм район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, фермерлар игеннәрнең торышын карадылар. Комиссия Круглое Поле поселогы ягыннан юл алып, Калмия җирлегенә кадәр барлык басуларда булды, бөтенесе 426 километр юл үтте.

Алар һәр тукталган басуга җентекләп анализ ясады. Ашлама кертү, үсентеләрне яфрактан тукландыру нәтиҗәсендә әлегә игеннәрнең торышы яхшы. Ләкин туфракта дым бөтенләй юк. Инде көзге культуралар башка чыгара башлаган. Росельхозцентрның район бүлеге башлыгы Назим Сәләхетдинов игеннәрне яфрактан тукландыруны туктатмаска киңәш итте. Район башлыгы Фаил Камаев басу культурасына да игътибар итәргә чакырды. Бу яктан үрнәк итеп ул «Ярыш» хуҗалыгын атады. 
 

 

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International