Июнь аенда пенсияләр түләүләр буенча үзгәрешләр көтелә. Бу, беренче чиратта, 12 июнь — Россия көне һәм шул уңайдан өч көн ял итү белән бәйле. Белгәнебезчә, 12 июнь шимбә көнгә туры килә. Ул дүшәмбегә күчереләчәк. Нәтиҗәдә, 12, 13, 14 июнь көннәре ял итәбез.
Аерым алганда, пенсияләрне июнь аенда кайберәүләргә вакытыннан иртәрәк китерәчәкләр. Дөрес, һәр төбәктә бу почта бүлекләренең һәм банкларның ничек эшләвенә бәйле
."Татарстан почтасы» июньдә пенсияне түләү һәм китерү графигы12 июньдә пенсия алучыларга акчалар бер көнгә иртәрәк киләчә,ул 11 июньдә булачак.
Кредит учреждениеләре аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр билгеләнгән график буенча башкарылачак.
Мөһим!
Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сораулар буенча сезнең илтеп тапшыру участогы почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә яки 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин.
Пенсия белән тәэмин итүнең барлык сораулары буенча сезгә Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәге белгечләре 8-800-600-0357 телефоны буенча җавап бирәчәк.