Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм терроризм , экстремизмны профилактикалау буенча профилактик эш кысаларында чара узды

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе


10 июнь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Тарынчева А.М.. һәм Миннекаева Г.И. балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик эш кысаларында «Интернетта фэйкны ничек аерырга» дигән темага һәм "Терроризмга каршы балалар"дигән чара уздырды.
Чара хокук бозуларны профилактикалау эше түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән: балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне киметү, социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны социаль-педагогик тернәкләндерү, яшүсмерләр арасында эчкечелекне һәм наркоманияне профилактикалау.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International