Тукай премиясе быел биш кешегә бирелә

2013 елның 7 мае, сишәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турындагы Указга кул куйды. Әлеге бүләк быел биш кешегә – халык рәссамы И. Айдаровка; язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Н. Бикчуровага (Н. Гыйматдиновага); Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы А. Гайнуллинага; Татарстанның халык рәссамы С. Кузьминыхка; композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ш. Тимербулатовка бирелә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International