Тукай районы кунаклар кабул итте

2021 елның 11 июне, җомга

ТР икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев җитәкчелегендәге делегация «Камский» сәнәгать паркын карады, Иске Җирекле авылындагы «Бердәмлек» авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәнлеге белән танышты.

Шулай ук эшлекле сәфәр барышында 2021 елда Тукай районында өч инвестицион проектны – «Тукай» сәнәгать паркы, Саклык банкы белән бергәлектә «Сберлогистика», «Ворошилов», «Әнәк» агрофирмасы филиалларын булдыру проектларын тормышка ашыру хакында сүз алып барылды.

 

Фото автора 

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International