Ринат Гайфетдинов Яр Чаллы шәһәр суды рәисе итеп билгеләнде

2013 елның 7 мае, сишәмбе
Унөч ел район суды рәисе булып эшләгән Ринат Гайфетдинов шәһәр суды рәисе вазыйфасына кереште. Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев аңа җылы котлау сүзләре әйтеп, Рәхмәт хаты тапшырды, яңа эш урынында уңышлар теләде. Ул “Казанның 1000 еллыгы” медале, “Россия Федерациясенең хөкем системасы каршындагы хезмәтләре өчен” II дәрәҗә медале белән бүләкләнгән, “Татарстан Республикасының атказанган юристы” исемен йөртә. Район суды рәисе билгеләнгәнче, бу вазыйфаны Жанна Низамова башкарачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International