Яр Чаллы шәһәренең 14 нче «Балалар һәм яшүсмерләр үзәге»ндә тарихи-мәдәни мирасны саклап калуга багышланган ачык конкурс-күргәзмә үткәрелде. Барлыгы күргәзмәгә 30 белем бирү учреждениесеннән 165 эш тәкъдим ителде.
Районыбыздан күп кенә яшүсмерләр әлеге конкурста катнашырга теләк белдерде. Алар арасында призлы урыннар алучылар да бар. 11-13 яшьлек балалар арасында «Пэчворк» номинациясендә Ксения Кожевникова (Кнәз мәктәбе, педагогы Л. Пугачева) һәм «Бәйләнгән пэчворк»та Петр Федотов (Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе, педагог – Р. Габдрахманова) II урын алдылар. Соңгысында исә 14-18 яшьлек балалар арасында Бикләннән Айсылу Салихова (педагогы Л. Әсхәдуллина) III урынга лаек булды. «Бәйләү» номинациясендә 8-10 яшьлекләр арасында Кнәздән I урынны Ангелина Вершинина (педагогы Л. Пугачева), ә 14-18 яшьлекләрдән Бәтке мәктәбеннән Аделина Пасмурова (педагогы А. Мохото) шулай ук I урын алды. Ә «Сувенир, уенчык» номинациясендә Бәтке мәктәбен яклаучы Руслан Камалетдиновка (педагогы А. Мохото) тиңнәр булмады, ул I урынга лаек булды.