Район мәктәпләре IT-чемпион конкурсында актив катнаша

2013 елның 7 мае, сишәмбе

Мәктәп балалары арасында уздырылучы «IT-Чемпион» конкурсы 2013 елның 1 мартыннан 20 декабренә кадәр үтәчәк. Бәйгенең максатлары: халыкка электрон чаралар ярдәмендә хөкүмәт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне киң тарату, катнашучылар арасында актив тормыш позициясен алып баруны алга сөрү. Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган балл-рейтинг һәм «ТРның хөкүмәт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталын үстерү» дип исемләнүче иҗади номинацияләр буенча үтә.

Тукай районының әлеге абруйлы конкурсында бөтен мәктәпләре дә катнаша. Укучылар санына килгәндә ул 2000нән артык. Мәктәпләрдә белем алучы барлык балалардан бу 69,75 процентны тәшкил итә, дип белдерделәр безгә район мәгариф бүлегендә.


Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International