Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Әлмәт шәһәрендә «Төрле төстәге салават күпере» дип аталган конкурс-күргәзмә уздырылды. Монда ТРның 14 муниципаль районыннан 214 бала катнашты, барлыгы күргәзмәдә 198 экспонат урын алды. Районыбызның Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе укучылары да актив катнашты. «Кәгазь пластикасы» номинациясендә 12 яшьлек Миләүшә Мөхәмәтдинова (педагогы Э. Гайфуллина) II урын алды. Ә менә «Сәйләннән бәйләү» номинациясендә безнекеләргә тиң булмады. 13-18 яшьлек балалар арасында I урынны Фәнияр Җамалиев (педагогы Э. Хикмәтуллина), II урынны Константин Пашков (педагогы Г. Хафизова), III урынны Вадим Никонов (педагогы Р. Закирова) алды. «Әвәләү» номинациясендә 17 яшен тутырган Салават Ильясов (педагогы Р. Гыйльмияров) I урынга лаек булды. «Агачтан ясалган эшләнмә» номинациясендә 13-18 яшьлекләр арасында Рафис Гыйлаҗевка (педагогы Р. Гыйльмияров) III урын бирелде. Афәрин, балалар!