2021 нче елның 10 нче июльдә «Аек ата-ана - бәхетле гаилә» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина Татарстан поселогы мәктәп яны лагерында арт-терапия элементлары белән “Гаиләмә сәяхәт”, дигән темага 3-6 класста 16 укучыга чара үткәрде.Алар арасында 6 социаль ярдәм алучылар бар иде.
Чара барышында гаиләгә карата яхшы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Балалар уңай аралашу ысулларына өйрәнделәр, гаилә гербын ясадылар, үзләре турында яхшы күзаллаулар булдырдылар.
Чараның төп бурычлары - гаилә мөнәсәбәтләрендә деструктив бәйлелекне җину, үзләрен кеше ,кабатланмас шәхес буларак сизәргә өйрәну.
Үткәрелгән чара нәтиҗәләрендә балалар ата-аналар белән аралашуда яңа күнекмәләр өйрәнделәр, үзләренең эчке дөньяларын өйрәнделәр һәм аны рәсем аша тасфирладылар.