"Медиа белән аралашу культурасы " темасына дәрес үткәрелде

2021 елның 15 июне, сишәмбе

 

      2021 нче елның 10 нчы июлендә «Яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру»  программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай  муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина Татарстан  поселогы мәктәп яны лагерында  « Медиа белән аралашу культурасы », дигән темага 3-6 класста 16 укучыга чара үткәрде.

Чараның максаты: “медиаграмотность” төшенчәләрен актуальләштерү, иҗтимагый аң формалаштыру һәм яшь буынның гражданлык позициясен булдыру, медиапродукцияне анализлау, критик фикерләүне үстерү.

      Чара барышында балалар медиа белән аралашу күнекмәләрен алдылар - телефоннарда интервьюлар яздылар һәм бөтен төркем белән фикер алыштылар, балалар стереотиплар турында фикер алыштылар, медиа киңлегенең әһәмияте билгеләделәр. Аннары йомгак ясадылар, теманың актуальлеген тагын бер кат ассызыкладылар.

Хәзерге дөньяда медиа белән хезмәттәшлек итү күнекмәсе булу бик мөһим. Бу осталык медиаграмотность дип атала. Медиа грамотность-ул медиа-хәбәрләр алу, анализлау ,аларны бәяләү .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International