Кнәз авыл җирлегендә Сабантуй

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

 

12 июнь көнне 16.00 сәгатьтә Княз авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй - 2021»үткәрелде. Кнәз авыл җирлегендә Сабантуй чын мәгънәсендә күпмилләтле бәйрәмгә әверелде.
Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов Княз авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм кунаклар адресына котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Сабантуйда Яр Чаллы шәһәре артистлары да актив катнашты. Иҗади коллективларның чыгышы, матур костюмнар, тамашачыларны әкият атмосферасына төялде һәм бәйрәм кәефе тудырды. Сабантуй бәйрәме кунаклары һәм халкы өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты Равил Галиев, популяр автор – башкаручы Илгизәр Мортазин яраткан җырларын башкардылар.

  Мәйданның ике ягында да ул көнне уеннар,көчле спорт дәртләре кайнап торды  :капчык киеп йөгерү , өлкәннәр  көянтә чиләк белән су ташыды,күңел ачу һәм җырлар яңгырады. Спорт ярышларын Виктор Иванович Белов үткәрде.

  «Сабантуй -2021»нең төп җиңүчесе, баш батыры Суровка авылыннан Станислав Кашин калды. Аңа традицион бүләк-тәкә һәм диван бүләк иттеләр.

Җиңүчеләрне бүләкләү бәйрәмнең төп сәхнәсендә узды. Җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

Халыкара, республика, район фестивальләре һәм смотрлары лауреатлары«Умырзая» бию ансамбле, «Энҗе – Жемчужинки»бию студиясе  бәйрәмгә тагында ямҗ өстәде.

Сабантуйны популяр җырчы Лилия Мортазина һәм Луиза Гайфетдинова бик матур итеп алып бардылар.   Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә ярдәм күрсәткән барлык спонсорларга да тирән рәхмәтемне җиткерәм һәм аларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим,дип яза Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International