22 июнь көнне безнең тарихта иң кайгылы һәм фаҗигале даталарның берсе – Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тула.21 июньнән 22 июньгә каршы төндә, инде күптән гадәткә кергәнчә, “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе уздырыла. Бу көн уңаеннан Княз авыл җирлегендә яшәүчеләр тәрәзәләрендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә истәлекле “Хәтер шәме” “утлары янды ,шулай ук Һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган мемориал һәйкәл янында күмәк рәвештә шәмнәр һәм лампадалар кабызылды. Акцияләрнең төп максаты – ватанпәрвәрлек, тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорларының фаҗигасен һәм каһарманлыкларын онытмау.
