Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» митингы

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Бүген 2021 елның 22 июнендә 10.00 сәгатьтә Княз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга "Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган" һәйкәле янында "Хәтер нуры" митингын әзерләгәннәр һәм уздырганнар. Митингта Княз авыл җирлегендә яшәүчеләр, “Шафкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш бүлекчәсе белгечләре,   мәктәпнең “Звездный дождь” мәктәп яны лагеренда яшәүче балалар, “Родина” патриотик клубы әгъзалары, авыл җирлегендә ветераннар һәм инвалидлар советы, җирлекнең сугышчан хәрәкәтләре ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм солдат тол хатыннары катнашты. Митинг СССР дикторы Левитан сугыш башлануы турындагы тарихи белдерүдән башланды. Кайгы сүзләре белән  авыл җирлеге башлыгы Фәнндус Мөхәммәт улы Камалов, хезмәт ветераны Александр Николаевич Волков чыгыш ясадылар. Князев мәктәбе укучылары эчтәлекле әдәби-сәнгать монтажын укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International