һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Шилнәбаш урта мәктәбе каршындагы "Забава" мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр өчен Хәтер һәм кайгы көненә багышланган "Йөрәкләрдә. Мәңгелек ут"дигән  чара узды. Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында ятып калган якташларыбызны искә алу көнендә сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алып баручылар һәм сугыш чоры баласы Шевченко Вера Сергеевнаның чыгышларыннан соң һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннары чәчәкләр салдылар һәм хәтер шәмнәре кабыздылар,дип яза Шилнәбаш авыл китапханәсе мөдире Бариева Н.Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International