"Гиндукуш "сугышчан дан музее директоры түгәрәк өстәл эшендә катнашты

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Тукай районы "Гиндукуш"сугышчан дан музее директоры  директоры Р.Р. Гарипова Казанда 17.06.2021узган  "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында татарларның, Пермь  шәһәре һәм  Пермь төбәге   уку йортларының  Бөек Җиңүгә керткән өлешен өйрәнүдә татар төбәге һәм татар теллеләренең роле"дигән  түгәрәк өстәле эшендә катнашты.
Түгәрәк өстәл Халыклар бердәмлеге елы, ТРның Туган телләре елы, РФдә фән һәм технологияләр елы кысаларында үткәрелде, Икенче бөтендөнья сугышы фронтларында һәлак булган якташлар истәлегенә һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланды.
Резеда Рависовна хәбәрсез югалган якташларының исемнәрен эзләү музее эше, шулай ук хәрби-патриотик юнәлешле яшьләр белән эшләү турында сөйләде.
Түгәрәк өстәлдә шулай ук Д. Г. Закировның "Ватан өчен сугышларда Пермь татарлары" китабын тәкъдир иттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International