Яфраказык әзерлибез

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

 

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә яфраказык әзерләүгә керештеләр. Аларга район оешмалары хезмәткәрләре, хакимияттә эшләүчеләр булыша.

Җир hәм милек палатасы хезмәткәрләре беренчеләрдән булып «Гигант» хуҗалыгы малларына бәйләмле яфраказык әзерләшергә чыкты. Район ветеринария берләшмәсе дә Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасына ярдәм итте. Алар йөз бәйләмнән артык витаминлы азык әзерләде. 23 июнь көнне район хакимияте хезмәткәрләре Иске Абдул авыл җирлегенә чыгачак. Алар да Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка булышачак. 

 

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International