"Авыллар хәзинәсе" күргәзмәләр утарында

2021 елның 25 июне, җомга

#музейГиндукуш
13 июнь көнендә узган Тукай  район сабантуе бәйрәмендә тәкъдим ителгән "Авыллар хәзинәсе" күргәзмәләр утарында "Гиндукуш" хәрби дан музее үзенең бай фондларында сакланучы тарихи экспонатлар, чигуле һәм тукылган сөлгеләр, паласлар, "Сабантуйлар күңелем түрендә" фото күргәзмәсен, музейның бай тарихын яктырткан стенд тәкъдим итте. Монда яргычта бодай ярдырып карарга, истәлеккә фотога төшәргә мөмкин иде. Иске Абдул авыл җирлеге тәкъдим иткән ишегалды сабантуй кунакларында зур кызыксыну уятты.
Музей хезмәткәрләре тарихны барлау, саклау, аны халыкка җиткерү буенча җитди эш алып бара. Бу юлы да шушы күләмле күргәзмәдә үз өлешебезне кертеп, максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз.
Гомумән, музей хезмәткәрләре сабантуйны күңелле итеп оештыруга, аны әзерләүгә үзләренең лаеклы саллы өлешен кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International