Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин һәм Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев Мари-Эл Республикасы Йошкар-Ола шәһәрендә 93876 хәрби частендә булдылар, анда шефлык урнаштыру турында килешүгә кул куелды. Аның нигезендә район һәм Чаллы хәрби хезмәткә чакырылучыларның бер өлеше шефлыкка алынган хәрби частькә хәрби хезмәт үтү өчен җибәреләчәк.
