1 июльдән Россия банклары пенсия яки социаль түләүләрне бары тик МИР милли түләү системасы картасына яки пластик картага бәйлелексез тулыландыру һәм төшерү мөмкинлеге булган счетларга яки кертемнәргә генә кертергә тиеш булачак. Visa һәм MasterCard (Maestro) карталарына пенсия исәпләргә банкларның инде хокукы булмаячак.1 июльдән пенсияләр, ана капиталыннан айлык түләүләр һәм башка төр социаль түләүләр "Мир" түләү системасы картасына гына күчереләчәк.
Банк картасыннан файдалана алмаган кешеләр өчен, акчалата яки гади банк исәп-хисап счетына түләүләр алу мөмкинлеге сакланачак.