Кисәтү!!
2021 елның 2 июленнән 5 июленә кадәр Татарстан Республикасында югары янгын (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
Начар метеорологик күренешләр 2021 елның 3 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда да), урыны белән көчле яңгыр, боз яварга мөмкин Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр көчле яңгыр, яшен, боз.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә +14..+18˚.
Көндез максималь һава температурасы +25..+29˚.