Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән тәбрик итәм. Җиңү алып килгән май иртәсенән күп еллар узуга карамастан, илебез солдатларының батырлыгы халык хәтерендә мәңге калачак. Азатлык өчен башын салганнарны, сугыштан соң яраларыннан вафат булганнарны яд итү, исәннәрне хөрмәтләү – һәрберебезнең изге бурычы. Кызганыч, вакыт шул тарихи вакыйгалар шаһитларын арабыздан алып китә, үзләрен аямыйча, зур фидакарьлек күрсәтеп, дошман уты астына кергән ветераннарыбыз сафы көннән-көн сирәгәя. Без аларга тынычлык алып килгәннәре, тормыш тәҗрибәсе, кимемәс рух ныклыгы, ватанпәрвәрлекләре өчен чиксез рәхмәтле.
Илебез күге аяз булсын, киләчәк буын сугыш дигән афәтне белмәсен. Тынычлык, бәхет-шатлык, исәнлек-саулык сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз. Якыннарыгызның кадер-хөрмәте һәрвакыт озата килсен үзегезне. Сезнең белән бергә әле тагын бик күп җиңү язларын каршыларга насыйп итсен.
Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев.