2021 елның 2 июленнән 5 июленә кадәр Татарстан Республикасында югары янгын (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
2021 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр (Казан шәһәрендә 15 метрга кадәр).
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +12..+16, максималь һава температурасы көндез +21..+24˚.