Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне Чаллыда яшәүче 16 гаилә сертификат алды.

Юбилярларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә МСК акчаларыннан файдаланган.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аны акча белән эш итү вакыты чикләнмәгән.
2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум тәшкил итә, икенче балага 639 432 сум, әгәр гаилә беренче бала туганда сертификат алмаса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International