Бриллиант туй белән котлау

2021 елның 13 июле, сишәмбе

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Тукай муниципаль районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре, Теләнче –Тамак авыл җирлеге,муниципаль районның башкарма комитеты ГХАТ бүлегехезмәткәрләре белән берлектә, Вәлиуллина Марсилия Госман кызы һәм Вәлиев Мөддамир Закир улы гаиләсен өйләренә барып котладылар. Авылның хөрмәткә лаек кешеләре бергә яшәүләренең юбилей датасын билгеләпүтәләр. Ирле - хатынлы алтмыш ел бергә гомер кичерәләр! Тормыш аларга   ике кыз, онык һәм оныкчыклар бүләк иткән, бүген алар шул бәхеткә төренеп, шөкер кылып бергә гомер итәләр.

ГХАТ бүлеге белгечеЭнҗе Илдус кызы Хафизова бриллиант туйны теркәде,  Тукай муниципаль район башлыгы Ф.М. Камаевның котлау хатын тапшырды. Чара барышында өлкәннәр беренче очрашу тарихы турында сөйләделәр, гаилә тормышы һәм балаларны тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International