17 май – Халыкара балалар ышаныч телефоны көне

2013 елның 13 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында балалар ышаныч телефонының 8-800-2000-122 бердәм гомумроссия номеры 2010 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә әлеге номерга республиканың алты учреждениясе тоташтырылган.

Телефонга стационар һәм кесә телефоннарыннан шалтыратып, балалар, яшүсмерләр, аларның ата-аналары, башка граҗданнар ашыгыч психологик ярдәмнән файдалана алалар.

Мондый ярдәмнең максаты – гаиләдәге тискәре мохитне, балаларның стресс, үз-үзеңә кул салу омтылышларын кисәтеп, профилактика чараларын уздыруга, гаиләне ныгыту һәм балаларны яклауга юнәлдерелгән.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International