Татарстанстат статистика бүлеге белгечләре, авыл хуҗалыгы исәбен алу (СХМП-2021)мәсьәләләре буенча вәкаләтле һәм аларның урынбасарлары өчен укулар уздырды

2021 елның 19 июле, дүшәмбе


2021 елның августында ил территориясендә авыл хуҗалыгы микропереписы (СХМП-2021)үткәреләчәк.  Бу планшетта  цифрлы  исәпкә алу булачак .Аны үткәрү өчен Тукай муниципаль районында вакытлыча исәпкә алу персоналы Яр Чаллы шәһәренең статистика бүлегенә җәлеп ителгән.
Татарстанстат үзәк аппараты тарафыннан җәлеп ителә торган персоналны авыл хуҗалыгы исәбен алу методологиясе, исәпкә алу кәгазьләрен тутыру кагыйдәләре һәм планшет компьютер белән эшләү буенча укулар уздырылды.
Бүлек белгечләре тарафыннан халык санын алуга әзерлекнең беренче этабы үтәлгән инде:
- халык санын алу объектлары исемлеге актуальләштерелде;
- район территориясен 8 инструктор һәм 49 исәпкә алу участокларына бүлү буенча план төзелде.;
- авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре һәм бюджет учреждениеләре белгечләре арасыннан исәпкә алу персоналы тулысынча сайлап алынды.
Җәлеп ителгән кадрларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, Росстат барлык исәпкә алу персоналын коронавирустан ирекле вакцинация үткәрергә тәкъдим итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район звеносы белгечләре вакцинацияне тулысынча уздылар.
Кыр дәрәҗәсе инструкторларын укыту 22-24 июль көннәрендә, ә исәпкә алучы – 2021 елның 29-31 июлендә планлаштырылган.
Респондентларны тикшерү вакытында һәр исәпкә алучы авыл хуҗалыгы исәбен алу символикасы төшерелгән брендлы кием - бесполка һәм яшел төстәге жилет, ә үзе белән паспорт һәм таныклык алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International