2021 нче елның 17 нче июлендә Мамадыш районының Җөри авылында XXII "Питрау" керәшен мәдәнияте республика бәйрәме узды. Питрау-керәшеннәрнең иң төп бәйрәмнәреннән берсе, ул беренче югары апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә билгеләп үтелә. Бу көнне Җөри авылы Тырлау аланында традиция буенча Ат чабышлары, Үзәк мәйданда халык һәм спорт уеннары, Елгада балалар һәм өлкәннәр уеннары, мастер-класслар узды. Шулай ук Питрау мәйданчыгында республиканың 22 районыннан һәм Россиянең өч регионыннан – Башкортостан, Удмуртия һәм Чиләбе өлкәсеннән 50 иҗат коллективы катнашты. Безнең районны Мәләкәс мәдәният йортының «Питрау», Князево мәдәният йортының «Айбагыр», Борды мәдәният йортының «Туганайлар» фольклор коллективлары тәкъдим итте. Тукай районы иҗат коллективлары Питрау керәшен мәдәнияте бәйрәмендә лаеклы чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә актив катнашкан барлык фольклор коллективларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм фейервергы программаның кульминациясе булды.