Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән затларга мәктәп программасы буенча бер тапкыр бирелә торган яңа түләү өчен 270 мең гариза кабул ителгән.
Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларга кергән гаиләләргә яңа бер тапкыр бирелә торган түләү турында хәбәрнамәләр килә башлады инде.
Исегезгә төшерәбез, яңа уку елына 10 мең сумлык гаризалар кабул итү 15 июльдән Дәүләт хезмәтләре Порталы һәм әти-әниләренең яшәү урынына карамастан, Пенсия фондының барлык клиентлык хезмәтләрендә ачылды.