Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча«кайнар линия» үтә

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 29 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча«кайнар линия» үткәрә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре тулы мәгълүмат, хокукый консультация алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.

Сез шулай ук үз сорауларынгызны WhatsApp номеры буенча телефон +7 (939) 345-37-50 җибәрә  аласыз .

Консультация вакыты: 09.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International