Урып-җыю көндәлеге

2021 елның 23 июле, җомга

Уракка быел гадәттәгедән ике атна иртәрәк төштек. Аномаль эсселек һәм корылык игеннәр өлгереүен тизләтте, туфракта дымның бетүенә китерде. Кайбер урыннарда башак тулышып та җитмичә кибә башлады. Игенчеләребез әнә шундый шартларда урып-җыюга тотындылар. 

Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 июльгә район буенча иген басуларның 9315 гектарында ашлык суктырылган. Җыеп алынган бөртекле һәм кузаклы культуралар барлыгы 19 775 тонна тәшкил итә. Районыбыз кырларының һәр гектарыннан 21,2 центнер уңыш алына, бу күрсәткеч республика буенча уртачадан (республикада – 17,74 центнер) югарырак.
Бөртеклеләрдән көзге бодай 6212 гектарда суктырылган, 14840 тонна икмәк амбарларга салынган. Бодай уңышы бер гектардан 23,9 центнер тәшкил итә (чагыштыру өчен: республикада уртача – 18,6 центнер). Арыш басуларының һәр гектарыннан 27,6 центнер уңыш чыга (республикада уртача – 19,8 ц.). Арыш культурасының 75 гектар мәйданнарыннан 207 тонна бөртек җыеп алынган.
Арпа уңышы да республикадагы уртачадан бераз артыграк. Арпаның уңдырышлылыгы 19,2 центнер (республикада – 18,5), җыеп алынган бөртек күләме 1703 гектар мәйданнан 3270 тонна. Борчакныкы – 10,6 центнер (республикада – 11,1), ул  1275 гектар мәйданда суктырылып, 1351 тонна җыеп алынган. 
Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, районыбыз кырларында күпьеллык үләннәр 10655 гектардан чабып алынды. Барлыгы 15,2 мең тонна печән әзерләнде, 36,8 мең тонна сенаж салынды. Бүгенге көнгә бер шартлы терлеккә әзерләнгән азык берәмлеге 10,60  центнер тәшкил итә. 
 

Чыганак:"Якты юл "газетасы  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International