2013 нче елның 10-11 май көннәрендә Нурлат районының Чулпан урта мәктәбендә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгына багышланган, ТР атказанган механизаторы, Бөек Ватан сугышында катнашучы С.Х.Хәбибуллин бүләкләренә, көрәш буенча яшүсмерләр арасында Республикакүләм беренчелеге үтте.
Ярышларга республиканың 7 районыннан килделәр.
Безнең спортчылар үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтте.: 4-1 нче урын, 2-2нче урын, 6-3нче урын.
1 нче урыннар – Елисеева Камилла (Круглое Поле пос.),Рамазанов Илназ, Нурмиева Гөлназ, Әхмәтшин Фәнил (Биклән авылы);
2 нче урыннар – Әхмәтов Нурислам (Круглое Поле пос.), Досманов Радик (Биклән авылы);
3 нче урыннар – Хөсәенов Николай (Биклән авылы), Гайнетдинов Азамат (Круглое Поле пос.), Сәрвәров Айназ, Мөхәмәдиев Ингель, Закирова Алсу (Мәләкәс авылы). Тукай районы командасы 2 нче урын яулады.
Тукай районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге исеменнән, ярышларга барырга автобус биргән өчен, зур рәхмәтебезне Тимергалин Раушан Рафаэлевичка белдерәбез.