29 июльдә «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Насыйрова Ләйсән «Үзем психолог» яшүсмерләр клубы программасы кысаларында «Үз-үзен тәкъдир итү» тренингын «Балкыш» лагеренда тәрбияләнүчеләр белән үткәрде. Тренинг яңа кешеләр белән танышу күнекмәсен үстерүгә, үзе турында башка кешеләргә сөйли белүгә, аралашуда ышанычсызлык сәбәпләрен ачыклауга юнәлтелгән иде. Тренинг вакытында балалар «Танышу», «Үз юлың», «Молекулы», «Лидер» кебек төрле уеннар уйнадылар. Һәр бала сукмак буйлап йөреп караган, шул ук вакытта башкаларны кабатламаска, оригинальлек һәм зирәклек күрсәтергә шарт булган. Шулай ук балалар төркемнәргә берләшкәннәр һәм һәркайсында уртаклык эзләгәннәр, актив катнашканнар һәм тренинг тәмамланганнан соң үз фикерләре белән уртаклашканнар. Тренингта 34 балигъ булмаган бала катнашты.