2 августта Борды авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Елена Леонтьевна Левашова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте . Бу истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярны Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров,Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова котлады .
Аңа Россия Президенты В. Путин исеменнән котлау открыткасы, шулай ук район башлыгы Фаил Камаев исеменнән бүләк тапшырдылар .Елена Леонтьевнага сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр. Юбиляр , үз чиратында, кунакларга визитлары һәм җылы котлау сүзләре өчен рәхмәт белдерде