Шушы көннәрдә Гиндукуш хәрби дан музеена төрле районнардан әфган сугышы ветераннары экскурсиягә килде. Алар арасында Чүпрәле, Әлки, Сарман районнарыннан, Казан һәм Ульяновск шәһәрләреннән кунаклар бар иде. Шунысы сөендерә, алар гаиләләре килгән иде. Экскурсияне музей директоры Резедә Рәвис кызы алып барды. Алар музей эшчәнлеген югары бәяләп, бәяләмә язып калдырдылар. Алдагы елларда да башка районнар белән хезмәттәшлегебез дәвам итәр дип ышанып калабыз.