4 август көнне Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне 3 Тукай гаиләсе сертификат ия булды.
Чараның хөрмәтле кунагы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина булды. Ул Тукай гаиләләрен балалары туу белән котлады һәм аларга сертификатлар тапшырды.
Котлау сүзләренә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов та кушылды.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Тукай районында ана капиталына 3,2 меңнән артык сертификат бирелгән, 3 мең гаилә 1,4 млрд.сумлык акча белән файдаланган.
Акча белән биш юнәлеш буенча эш итәргә мөмкин: торак шартларын яхшырту, балалар өчен белем бирү хезмәтләре өчен түләү, әнинең булачак пенсиясен формалаштыру, инвалид балалар җәмгыятенә социаль адаптация һәм интеграция өчен товарлар һәм хезмәтләр өчен түләү, икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алынган) гаиләләргә ай саен түләү.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аны акча белән эш итү вакыты чикләнмәгән.