Кичә, 14 май көнне, ТР Министрлар Кабинетында узган видеокиңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы чәчү кампаниясен атна ахырына кадәр тәмамлау бурычын куйды.
– Тулаем алганда, республика буенча язгы кыр эшләре уңышлы бара. Апас һәм Буа районнарында өлгер эшлиләр. Биредә барлык мәйданның 95 проценты чәчелгән, Спас, Чүпрәле, Тәтеш районнарында бу күрсәткеч 91-93 процент тәшкил итә. Бүгенге көндә республика кырларының 1371,3 мең гектары (76 процент) чәчелде. Күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыру тәмамланган. Игенчеләр шикәр чөгендере, кукуруз чәчү, бәрәңге утырту белән мәшгульләр. Явып узган яңгырлар чәчү срокларын озынайтсалар да, җирнең уңдырышлылыгы өчен файдалы булды. Дымны саклап калу өстендә эшләргә кирәк.
– Явымнар аркасында эш темплары түбән булган районнарны без моңа кадәр тәнкыйтьләмәдек. Бүгенге көндә иң зур бурыч – чәчүне атна ахырына кадәр тәмамлау, – диде министр.
Брифингта шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын яңарту, язгы кыр эшләре чорында ташламалы ягулык белән тәэмин итү, Бөтендөнья сәүдә оешмасы (ВТО) шартларында авыл-хуҗалыгы продукциясен сату турында да сүз барды. Терлекчелек тармагында мал азыгының кыйммәт булуы, аның туклылыгына бәйле проблемаларга да тукталды.
– Мал азыгын туклыклылык буенча иң бай вакытта – июньнең беренче яртысында әзерләргә кирәк, – диде Марат Готыф улы.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда арпа, борчак, солы культураларын чәчү бара. “Алмаз” хуҗалыгында чәчүне тулысынча тәмамлаганнар инде. Хәзерге вакытта алмазлылар фермер хуҗалыкларына ярдәм итәләр.
Соңгы көннәрдә һава торышы уңай. Әлеге мөмкинлектән файдаланып, район игенчеләре чәчү эшләрен тиз арада башкарып чыгар дип ышанасы килә.