Күзкәй мәктәбендә көтеп алынган ремонт

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Күзкәй урта мәктәбендә гыйнвар аеннан бирле бер туктамый төзекләндерү эшләре бара. Бу – районыбызда капиталь ремонт программасы буенча яңартыла торган 4 белем йортының берсе. Биредә яңа пластик тәрәзәләр куелды, эчке һәм керү ишекләре алмаштырылды, канализация челтәрләре яңартыла. Бүгенге көндә төзүчеләр мәктәпнең 1393 квадрат метр мәйданны биләгән түбәсен ябалар, эшнең яртысы башкарылган инде.
Укучылар каникулга чыккач, эшчеләр җылыту, су торбаларын яңартачаклар. Әгәр дә ремонт эшләреннән соң бюджетта акча калса, яктырткычларны да алмаштырачаклар әле.

Мәктәпне төзекләндерү эшләренә барлыгы 10 миллион сумнан артык акча каралган.

 

Якты юл


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International