Урнашу урыны буенча тавыш бирү өчен участок сайлау.

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

 

Татарстан КФҮ сайлаучыны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда катнашу урыны буенча тавыш бирү исемлегенә кертү турында гариза кабул итә. Моның өчен татарстанлылар республиканың теләсә кайсы күпфункцияле үзәгенә 2 августтан 13 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булу да җитә.

«Минем Документлар» офислары белгечләре гражданнарның урнашу урынына якын урнашкан участокларның адресларын табарга ярдәм итәчәк. Сайлау участогы турында мәгълүматны онлайн рәвештә, Россия Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында «үз сайлау участогыңны Таб» сервисы ярдәмендә табарга мөмкин.

Урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки республиканың территориаль сайлау комиссияләрендә бирергә мөмкин.

Тавыш бирү өч көн дәвамында 17-19 сентябрь көннәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International