«Бердәм Россия»партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшли башлады.

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

«Бердәм Россия»партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшли башлады. Проектның максаты-социаль-икътисадый проблемаларны алга таба хәл итү өчен республика гражданнарыннан теләкләр һәм наказлар җыю. Кабул итү пунктлары автобусларда урнашкан, алар Татарстанның 500дән артык торак пунктын йөреп чыгачак. Кабул итүнең мобиль пунктлары белән бергә «Минем депутатым»проекты да эшли. Аның кысаларында татарстанлыларның теләкләрен максималь рәвештә оператив рәвештә башкарачаклар. гражданнар биргән сорауларга ТР Дәүләт Советы депутатлары игътибар итәчәк.

Мобиль кабул итү пункты Тукай районы территориясенә дә килде. Иң беренче булып Иске Дөреш сайлаучылары үз сорауларын бирде. Мәсәлән, балалар бакчасы хезмәткәре полилингваль белем бирү буенча методик кулланмалар кирәк, диде. Балаларны балачактан Инглиз, татар, рус телләрен белү-заман таләбе. "Бердәм Россия" вәкилләре шулай ук авыл халкыннан юлларны төзекләндерү турында наказлар алдылар. Җирле музейлар хезмәткәрләре мәдәни учреждениеләргә балаларны җиде яшьтән бушлай җибәрә башласыннар иде дигән теләк белдерделәр.
Сәмәкәй авылында яшәүчеләр мобиль кабул итү пунктына авыл үзәгендәге күперне ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Гражданнарны кабул итүнең мобиль пунктында бирелгән тагын бер сорау-пенсиягә чыгуның элеккеге яшен әйләнеп кайту. Сайлаучылар хатын-кызларның элеккегечә 55 яшьтән, ә ир – атларның 60 яшьтән пенсиягә чыгулары яклы.
Иске Абдул авылында да халыктан шактый мөрәҗәгатьләр килде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәләчәк һәм Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясе штабына җибәреләчәк.
Мобиль кабул итү пунктлары киләчәктә дә район авылларына барачаклар. 13 августта пунктлар Мусабай-Завод, Новотроицкое, Комсомолец авылларында эшләячәк.
Соңгы биш елда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү бүлмәләренә үзләренең проблемалары һәм тәкъдимнәре белән 120 меңнән артык татарстанлы мөрәҗәгать итте. Сорауларның күбесе хәл ителде. Әлеге мөрәҗәгатьләрдән соң партиянең Татарстан бүлеге вәкилләре ТР Президентына, республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль дәрәҗәдәге органнарга халык күтәргән проблемаларны системалы рәвештә хәл итү буенча тәкъдимнәр керттеләр.

Мирхади Разов.
Тәрҗемә Гөлназ Таипова.
/ Рөстәм Зәкиев Фотосы.

Чыганак:"Якты юл"газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International