2021 нче елның 13 нче августында Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы, Әфганстанда 35 ел элек батырларча һәлак булган, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән солдатның әнисе Вера Петровна Попованы юбилее белән котладылар.
Хәрби заданиене үтәгәндә алынган яралардан һәлак булган Сергей Попов әнисенә 80 яшь тулды. Вера Петровнага озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр, чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар.
Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева