2021 нче елның 15 нче августында Сәет авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әбзалетдинова Мөфәриха Арслан кызы 90 яшьлеген билгеләп үтте. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан аны котларга Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы ,туганнары килгән иде .
Мөфәриха Арслановнага Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, аңа сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.
Юбиляр, үз чиратында, кунакларга визитлары һәм җылы котлау сүзләре өчен рәхмәт белдерде.