Разия апаны 90 яше белән котладылар

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Тукай муниципаль районы Күзкәй авылында гомер итүче Галимуллина Разия Фәтхулбаян кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Разия Фәтхулбаян кызы хезмәт кешеләре дип аталучы тукайлыларның тагын берсе.Бу истәлекле көн белән юбилярны район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, туганнары һәм күршеләре котлады. Юбилей көнендә тыл хезмәтчәне   чәчәкләр һәм бүләкләр генә түгел, ә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлаулар да алды,алдагы көннәрегезне дә исәнлектә,тынычлыкта, муллыкта үткәрергә язсын,дигән теләкләр кабул итте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International