Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе күчмә кабул итү оештыра

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

19 августта, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү оештырыла.

Кабул итү вакыты-9: 00 дән 12:00 гә кадәр.

Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы үткәрәчәк.

Гражданнарны кабул итү ТР, Яр Чаллы шәһәре, М.Жуков ур., 23 (ЗЯБ 17/23) адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен Телефон: 8(8552)461819, 8(843)2217785.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International