«Район игенчеләре урып-җыюда алдынгылыкны бирми, бер гектардан алынган уртача уңыш буенча без республикада беренче. Бөртеклеләрне җыеп алу хуҗалыкларда оешкан төстә барды, – дип белдерде дүшәмбе көнне узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов. Уңыш алу буенча «Ирек» җитештерү кооперативы» ҖЧҖ (бер гектардан 48,1 центнер), «Гигант» ҖЧҖ (32,5 центнер), «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ (27,1 центнер) алдынгы. Бөртекле культураларны урып-җыю тулысынча башкарылды. Район буенча бер гектардан уртача 21,6 центнер уңыш алынды».
Эссе һәм коры һава торышы быел игенчеләргә пландагы күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеге бирмәде. «Әгәр дә без агротехнология чараларын күрмәгән булсак, 2010 ел дәрәҗәсендә генә калган булыр идек, – диде Рәшит Василович, хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Хәзер безгә 2022 ел уңышына нигез салуны тиешенчә башкарырга, туфракта көздән дым туплау турында кайгыртырга кирәк». Аграрийлар алдында барлыгы 57,6 мең гектар мәйданда туфрак эшкәртү бурычы тора. Август уртасына 21 мең гектарда туфракны тирәнтен эшкәртү мөмкин булган, бу фаразланганның 36 проценты.