2021 елның 12-16 сентябрендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Звездный» лагере укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән «Кайтам» (алга таба – Проект) бөтенроссия проектын уздыру планлаштырыла.
Проект яшь белгечләрне Татарстан Республикасының заманча авыл территорияләре чынбарлыгына адаптацияләүнең локаль программаларын эшләүгә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге инновацион проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проектта катнашучылар, тармакның нәтиҗәлелеген арттыруга, һөнәри эшчәнлектә яңа карарлар һәм алымнар эшләүгә ярдәм итеп, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең кейсларын хәл итә.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Сезне проекта катнашырга чакырабыз. (мәгълүмати материаллар түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://clck.ru/WiCVu ;
«Кайтам» проектында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала.
Конкурста катнашучыларны сайлап алу 2021 елның 5 сентябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча ачык: https://clck.ru/WKjSq.
Яшәү, туклану, трансфер (Казан – «Йолдызлы» – Казан)«Кайтам» проекты кысаларында белем бирү программасы кабул итүче як акчалары хисабына, транспорт чаралары-Казан шәһәренә кадәр һәм кире якка – юнәлеш бирүче як хисабына тәэмин ителә.
Проектны оештыручыларның элемтә өчен җаваплы заты: «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе " РИО Рәисе Шувалова Д.Д, Т. +7 (843) 221-75-97, электрон почта адресы: amo-rt@mail.ru
Премьер-министр урынбасары
Татарстан Республикасы Премьер-министры М. А. Җаббаров
И. И. Сөләйманова
(843) 221-75-97
"Кайтам " бөтенроссия проектын укыту программасы
